Ямәнле дөньяда иң яхшы Коръән укучы дип танылган

Мөселманнар өчен шушы дәрәҗәле бәйгедә дөньяның төрле илләреннән Көръән укучы 86 кеше катнашкан.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Ямән гражданины Мөхәммәд әл-Ааджам Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган XII Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә иң яхшысы дип танылды. Бу хакта IslamRF.ru хәбәр итә.

Мөселманнар өчен шушы дәрәҗәле бәйгедә дөньяның төрле илләреннән Көръән укучы 86 кеше катнашкан.

Җиңүче 250 мең дирхәм күләмендә (70 мең доллар күләмендә) акчалата бүләк алган. Икенче урынга Ливиядән Нуретдин Балиду, өченчегә Кувейттан Халед әл-Итани лаек булган.

Искәртеп үтәбез, Коръән укучылар бәйгесе ел саен изге Рамазан аенда уздырыла һәм зур популярлыкка ия, чөнки анда җиңү яулау мөселман дөньясында танылу дигәнне аңлата.