Россиянең иң өлкән Диния нәзарәте 220 еллыгын билгеләп үтә

Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтенең 220 еллык юбилее уңаеннан тантаналарны “Ислам һәм хәзерге җәмгыять” конференциясе ачты.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 220 ел элек Екатерина II нең исемле Указы нигезендә, Оренбург диния нәзарәте гамәлгә кертелә. Россиянең әлеге иң өлкән дини институтларының варисы – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте.

Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтенең 220 еллык юбилее уңаеннан тантаналарны “Ислам һәм хәзерге җәмгыять” дип аталган Төбәкара фәнни-гамәли конференция ачты. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә булды. Бәйрәм чаралары шулай ук Уфа, Чиләбе һәм Оренбургта үтәр дип көтелә. Бу мөһим датага багышланган иң әһәмиятле чара – Санкт-Петербургта мәчет ачу, дип хәбәр итә IslamRF.ru.