Мәскәүдә ифтар мәҗлесләре

Изге Рамазан аенда башкаланың бик күп мөселман-эшмәкәрләре мөселманнар өчен ифтар мәҗлесләре уздыра
(Мәскәү, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Милләттәшебез, элеккеге төзүче, соңыннан кечерәк кенә рестораннар челтәре хуҗасы Халик Шәрифуллин һәр көн диярлек үз өенә, я булмаса рестораннарына чакырып мөселман кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре үткәрә. Сүз уңаеннан әйтеп китик, эфирга гарәп һәм инглиз телләрендә чыгып килгән «Russia Today» («Россия сегодня») телеканалы татар халкының рухи традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тоткан татар гаиләсендәге ифтар мәҗлесен, нәкъ аның фатирында төшереп алган иде.
Башкала Тарихи мәчетенең административ бинасындагы банкет залында «МАРаТ» территорияләрне үстерү буенча тармакара ассоциациясе президенты танылган эшкуар, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сетдиков шулай ук ифтар мәҗлесе үткәрде. Ифтар мәҗлесендә аның бизнесмен коллегалары, дуслары, мәчет имамнары, җәмәгатьчелек һәм дини җәмгыятьләр вәкилләре очрашты.
Менә бер атнага якын башкаланың Поклонная тавында, Мемориаль мәчет белән янәшә, «Рамазан чатыры» эшли. Ул «Надежда» фонды һәм Россия Мөфтиләр шурасы эшкуарлар ярдәме белән оештырылды. Монда һәр кичне кичке намаздан соң башкала өммәсеннән 300 дән артык кеше җыела. Ифтар мәҗлесләре монда «Чатыр»га килгән кешеләрне кайсыдыр илнең, яисә, Россия Федерациясе составына кергән кайсыдыр республиканың тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырган мәдәни-күңел ачу чаралары белән бергә үрелеп бара. Шул арада Төркия, Казакъстан, Дагыстан көннәре узды да инде.
25 сентябрьдә исә Татарстан көннәре узачак. Мәскәү татар мәдәни үзәге Татарстанның Рфдәге вәкиллеге ярдәме белән кызыклы һәм зур программа әзерли.