Татарстан хаҗиларына 12 табиб тәүлек әйләнәсе медицина ярдәме күрсәтәчәк

Беренче көнне 19 кеше, сулыш юллары ялкынсыну сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән.

(Мәккә, 23 август, “Татар-информ”, Шамил Садыйков). Татарстан хөкүмәте, хаҗиларга ярдәм күрсәтү өчен, 12 табибны Хаҗга җибәрде. Кардиологлар һәм терапевтлар эшләгән медицина ярдәме күрсәтү пунктлары Хаҗ тәмамланганчы, көн әйләнәсе бушлай ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә  “ДУМ РТ ХАДЖ”ның медицина бүлеге белгече Рамил Хисамов белдерде.

Аларның чыгымнарын, шулай ук Хаҗиларга кирәкле даруларны республика җитәкчелеге күтәрә. Табибларга хезмәт хакы да, командировка акчасы да түләнә. Рамил Хисамов бу дәрәҗәдә медицина ярдәмен Татарстаннан кала башка төбәкләрдә булмавын әйтте.

“ДУМ РТ ХАДЖ” медицина бүлеге белгече, 15 тапкыр хаҗга барган Рамил Хисамов әйтүенчә, быел ике инфаркт очрагы булган. “Инфаркт сәбәбе – эсселек. Инфракт ул Африкада да, Япониядә дә, Россиядә дә булырга мөмкин, йөрәккә көч килә”, – дип сөйләде ул. Согуд Гарәбстанында 40 градус эссе. Шул сәбәпле, Хаҗга кардиологлар да бара, аларның кирәкле аппаратуралары һәм медикаментлары бар. Авыруларга табиблар вакытында ярдәм күрсәтү сәбәпле, авыр очраклар булмаган, хәлләре тотрыклы.

Казанның 11 нче поликлиникасыннан Назим Мәүлетшин “Татар-информ” хәбәрчесенә Хаҗга 3 нче тапкыр баруын әйтте. Аның сүзләренчә, беренче көнне үк 19 кеше, сулыш юллары ялкынсыну сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән. Моның төп сәбәбе – табибларның киңәшләрен үтәмәү, диде Рамил Хисамов.

“Инде унбиш еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – 60-70 процент кеше салкын су эчеп чирли. Башта тамак авырта, ике-өч көн эчендә безгә килми икән, пневмония булырга мөмкин, бу – бер. Икенчесе, Хәрәм мәчетендә идәннәр салкын, аяктан күчә. Өченчесе – бүлмәдәге кондиционерларны кушып йоклыйлар, алай ярамый”, – диде ул.

Табиблар, ашказаны-эчәк инфекцияләре булмасын өчен, бары шешәләрдәге суны гына эчәргә киңәш итә.

Рамил Хисамов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “ДУМ РТ ХАДЖ” оешмасы составында баручылар өчен медицина ярдәменең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте буенча безнең гарант бар, ул безнең мөфти контролендә. Хөкүмәт, Диния нәзарәте җаваплылык тота, берәр хәл булса, алар булышалар, монда гарантия бар”, – диде ул.

Рамил Хисамов белән интервьюны “Интертат” электрон газетасыннан укырга мөмкин.