news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида милли казах колориты урын алган Россиядәге бердәнбер Аллаһ йорты ачылачак

Казахлар - Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе, алар өлкә үсешенә лаеклы өлеш кертә.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Омскида беренче Омск шәһәр Җәмигъ мәчетен төзү эшләре төгәлләнеп килә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектның уникальлеге шунда ки, ул — эчке бизәлешендә милли казах орнаментлары кулланылган Россиядәге бердәнбер Аллаһ йорты. Мәчет ачылышын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү вакыйгасына багышларга ниятлиләр.

Казахлар — Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе, алар өлкә үсешенә лаеклы өлеш кертә. Беренче Омск шәһәр Җәмигъ мәчете шәһәрнең казахлар күпләп яши торган бер районындагы дин тотучылар һәм меценатлар акчасына сафка бастырыла. Мәчеткә келәмнәрне Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин бүләк иткән.

«Ислам Идел буена VIII–IX гасырларда килгән, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми дин буларак кабул ителгән. Әлеге вакыйга хәзерге вакытта Казахстанда һәм Көнбатыш Себердә яшәүче халыкларны дини яктан агартуга да йогынты ясаган, чөнки дингә өндәүчеләрнең күпчелеге далада яшәүче халыкларга нәкъ менә Идел буеннан килгән», — диде Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Дәүләт Балтабаев.

«Без 922 елдагы вакыйгаларның казах халкының дини тарихы белән үзара бәйләнеше хакында сөйли алабыз, шунлыктан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Омск өлкәсе мөселманнары тарафыннан көтеп алынган бәйрәм буларак кабул ителә», — диде Дәүләт Балтабаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100