news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда егетләр өчен Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана

Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп барачак.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак.

Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегендә узачак. Слетның географиясе киң: әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк. 

Форумда катнашучылар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнашачак, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк.

Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп барачак.

Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә «үзле» сыйфатны — үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100