ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы 5 августта узачак

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр Изге Рамазан аены әзерлек: аның башын, Ураза бәйрәм датасын, фитр садакасы, зәкәт бирү өчен нисаб күләмен билгеләүгә кагылышлы

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумын 5 августта чакыру турында карар кабул итте. Ул мөфтият бинасында узачак.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр Изге Рамазан аены әзерлек: аның башын, Ураза бәйрәм датасын, фитр садакасы, зәкәт бирү өчен нисаб күләмен билгеләүгә кагылышлы. Утырышта бу айга нисбәтле башка мәсьәләләр дә каралачак. Икенче пункт мәчетләр каршында җәйге лагерьлар оештыру белән бәйле, дип хәбәр итә Islamrt.ru.