news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар

Чара «Хәтер шәме» илкүләм акциясе кысаларында узды.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдәге Хәтер һәм кайгы көнен искә алып, ел саен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти, шәех Равил Гайнетдин тантаналы очрашу уздыра. Быел очрашу Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары Владимир Горовой, Александр Головашкин, Роман Щетнев, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, РФ массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара «Хәтер шәме» илкүләм акциясе кысаларында узды.

РФ Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Дамир Гыйззәтуллин Советлар Союзы халыкларының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтте. «Без һәлак булганнарның барысын да хәтерлибез һәм искә алабыз», - диде ул.

Тантаналы төшке аштан соң кунаклар Мәскәү Җәмигъ мәчетенә керде. Мәчет алдында «Хәтер шәме» транспаранты җәелдерелгән иде. Мәчетнең төп залында акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдып, догалар укыды һәм җиңүнең әһәмияте турында сөйләште.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100