news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә Алинә Кабаеваның әтисе мәчет ремонтлауда булышкан

​​​​​​​Урта Әлки авылындагы «Мөгаллим» мәчетенең түбәсе үзгәртеп яңадан ябылды.  

(Әлки, 23 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). ​​​​​​​Урта Әлки авылындагы «Мөгаллим» мәчетенең түбәсе үзгәртеп яңадан ябылды. Әлеге зур эш Олимпия чемпионы Алинә Кабаеваның әтисе, Мәскәүдә яшәүче Марат Кабаев ярдәме белән башкарылды. Дин йортын төзекләндерүдә авыл халкы, якташларыбыз да булышлык күрсәткән.

Мәчетнең кыегына кар күп ятып, ул эрегәндә эчкә су үтә торган булган. Шуңа ремонт эшләрен кыекны яңартып ябудан башлаганнар.

Урта Әлкидә үзенчәлекле проектлы ике катлы мәчет 2010 елда ачылган иде. Аны шушы җирлектә туып үскән Нәзгать Мәгърифәтуллин төзетте. Беренче көннән үк мәчетнең имамы булып Радик Абдуллин сайланды.

Радик хәзрәт әйтүенчә, мәчеттә төзекләндерү эшләрен дәвам иттерергә ниятлиләр. Хәзер моның өчен кабат акча җыю бара.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100