news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 16 урында корбан чалыначак

Республиканың башка зур шәһәрләрендә корбан чалу өчен махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Казанда 16 урында корбан чалыначак

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Казанда корбан чалу урыннары:

«Казан Нуры» мәчете, Фатыйх Әмирхан ур., 3

«Салихҗан»мәчете, Бестужев ур., 66а

«Әл-Мәрҗани» Каюм Насыйри ур., 17

«Гадел» мәчете, Оренбург проезды, 193

«Ризван» мәчете, Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

«Апанай» мәчете, Каюм Насыйри ур., 27

«Тынычлык» мәчете, Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы

«Сөләйман» мәчете, Ютазы ур., 8а к1

«Рамазан» мәчете, Окольная ур., 25б

«Мәүлид» мәчете, Селянская ур., 23 (Залесный)

«Коддус» мәчете, Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

«Иман Нуры» мәчете, Дорожная ур., 32а (Нагорный)

«Рәҗәп» мәчете, Энгельс ур., 20/39

«Фатиха» (Кадыш мәчете), Рихард Зорге ур., 2а, (Кадыш)

«Билал» мәчете, Иркен ур., 29.

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм 2021нче елның 20нче июленә туры килә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100