Казанда «Татар җәмгыятендә Исламның торгызылуы: проблемалар һәм перспективалар» дигән конференция уза

Казанда «Татар җәмгыятендә Исламның торгызылуы: проблемалар һәм перспективалар» дигән конференция уза

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә «Татар җәмгыятендә Исламның торгызылуы: проблемалар һәм перспективалар» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе бара. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган әлеге чарага Россия төбәкләреннән 130 лап кеше килде. Моннан тыш конференция эшендә Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Россия һәм БДБның Ауропа илләре мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының баш мөфтие Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, шулай ук кичә булып узган Коръән бәйгесендә катнашкан кунаклар да бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әлеге очрашуның күптән кирәклегенә басым ясады. Чөнки диннең кабат җәмгыятькә үтеп керүенә берничә еллар узды, шактый гына проблемалар да бар. Шуларны хәл итү зарурлыгы ассызыкланды.

Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде. Сәламләү сүзләре белән Камил Исхаков һәм Госман хәзрәт Исхакый да чыгыш ясады. Татар җәмгыятендә Ислам диненең роле нинди, ХХ гасырда ул нинди юллар үтте? Әнә шулар һәм башка күп кенә проблемалар хакында Ринат Закиров «Милләт язмышы һәм Ислам: бүгенге вәзгыять, алда торган проблемалар» дигән чыгышында әйтеп үтте. Ул шулай ук бүгенге көндә гыйбадәтханәләрдә, дини уку йортларында яшьләрнең ана телендә аралашмавына да басым ясады. Моннан тыш ул мәчетләрдәге вәгазьләрнең рус телендә алып барылуы турында да әйтеп үтте.

Шәйхелислам Равил Гайнетдин Р.Закиров фикерләре белән килешүен, һәм шул ук вакытта бүгенге көн таләпләре белән аларны яраклаштырып булмавын искәртте. –Без, руханилар милләтебезгә хезмәт итәргә һәрчак әзер. Тик нишлисең, бүгенге көндә мәчетләрдә татарлар саны аз. Аларга күбрәк Урта Азия халыклары йөри. Ә татарча вәгазь укуга килгәндә, нәкъ менә шуларны күздә тотып эшләргә, рус теленә күчәргә туры килә, - диде ул. Моннан тыш Р.Гайнетдин мәчетләргә татар зыялылары да йөрсә иде, шул рәвешле алар башкаларга да үрнәк күрсәтсә, белемле имамнарыбызның саны тагын да артса иде, дигән теләктә калды. Тәлгать Таҗетдин Ислам диненең башка күп кенә милләтләр дине булуын, шуңа да әлеге мәсьәләгә җитди карарга кирәк дип белдерде.

Җыелышта шулай ук «Татарларда мәхәллә системасы: үткәне һәм бүгенгесе», «Идел буендагы ислам», «Авыл мәхәлләләренең бүгенге хәле», «Ислам динен тарату өлкәсендә системалы эшләү алымнары» һәм башка темаларга чыгышлар тыңланды.

Төштән соң конференциядә катнашучылар тыңланган чыгышлар буенча нәтиҗәләр ясаячак һәм шул юнәлештә карарлар да кабул ителәчәк.