Татарстан мөфтиенең гает вәгазен туры трансляция аша карап булачак

Трансляция 24 майда 6.30 сәгатьтә башланачак.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза бәйрәмен бары тик Галиев мәчетендә һәм Live форматында гына үткәрү турында карар кабул итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гает мохитен һәр мөэмин-мөселман тоя алсын өчен, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин өммәткә бәйрәм вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк», — диелә хәбәрдә.

Гает вәгазенең турыдан-туры трансляциясен «ТНВ» телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм «Хозур ТВ» ның YouTube-каналы аша карарга мөмкин булачак. Трансляция якшәмбе көнне, 24 майда 6.30 сәгатьтә башланачак.