“Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле аксакалы Гали Гарифуллинга 99 яшь тулды

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Гали ага ураза тота.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле аксакалы Гали Гарифуллинга 99 яшь тулды. Аксакалны мәчеттә узган ифтарда  туган көне белән тәбрикләделәр.

Гали Гарифуллин 1920 елның 22 маенда Кукмарада туган. Гаиләдә бишенче ир бала булган аксакал: “Тормышта күпне күрдем. Иң яманы - сугыш”, - ди. Гали ага Бөек Ватан сугышын узган. Гомере буе “Элекон” заводында эшләгән.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов аксакалны мәчетнең горурлыгы дип атады. “Гали абыйны мәчеттә көн саен күрүебезгә шатбыз. Ул безнең горурлыгыбыз һәм барыбыз өчен дә үрнәк кеше. Киләсе елга 100 яшен каршы алырга язсын”, - диде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе.

99 яшьтә булуына карамастан, Гали ага ураза тота. “Тота алганда тотам әле”, - дип кенә әйтә ул. “Ураза тоту сугыш вакытында күргәннәр белән чагыштырганда берни түгел”, - ди аксакал.