Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак

Фестиваль программасында заман яшьләрен борчыган проблемалар буенча семинарлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү планлаштырыла
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстанда III Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак.
Фестивальне оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте, Россия ислам университеты, РФ татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” Яшьләр үзәге.
Бу чараның төп максаты - Россия Федерациясе төбәкләренең һәм чит илләрнең мөселман яшьләрен берләштерү, алар өчен актуаль булган җәмгыять проблемаларын бергәләп хәл итү өчен хезмәттәшлекне җайга салу. Фестивальнең бурычлары арасында мөселман оешмаларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу да бар.
Фестиваль программасында заман яшьләрен борчыган проблемалар буенча семинарлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү планлаштырыла.