Кукмара мәдрәсәсендә 6 ел дәвамында 313 кеше белем алган

Кукмара мәдрәсәсендә 6 ел дәвамында 313 кеше белем алган

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Кичә Кукмараның башлангыч мәдрәсә коллективы чираттагы чыгарылыш шәкертләрен хөрмәтләде. Районның имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин тантаналы рәвештә шәкертләргә өч еллык курсны тәмамлау турында таныклык тапшырды. Мәдрәсә ректоры Ришат хәзрәт сүзләренчә, бу ел шәкертләр саны белән генә түгел, ә "биш"ле билгеләренә генә укучыларның күп булуы белән дә үзенчәлекле.

Кукмараның башлангыч мәдрәсәсе 1998 елда ачылган, 6 ел дәвамында 313 кеше белем алу турында таныклык алган. Башлангыч дини белем бирүче бу уку йорты "халык мәдрәсәсе" төренә керә. Биредә 6-80 яшьтәгеләр сабак ала. Быел иң өлкән чыгарылыш шәкертләре - 72 яшьлек Нәсимә Әюпова һәм 67 яшьлек Мәхмүт Билалов. Имам-мөхтәсиб Зиннур хәзрәт Сәмигуллин исәпләвенчә, Кукмараның өчтән бер имамы әлеге мәдрәсәне тәмамланган. Сәмигуллин, шулай ук биредә гаилә белән уку традициягә әйләнүен билгеләп үтте.