Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов шәһәрендә хатын-кызлар арасында күмәк ифтар булды
Саратовның «Шәех-Сәид» мәдрәсәсе укытучысы Рәшидә ханым Айткәримова Рамазан аеның кыйммәтләре һәм изге айны файдалы уздыру турында искәртте.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Саратов шәһәрендә ике елга беренче тапкыр хатын-кызлар күмәк ифтары үткәрелде. Бу очрашуны шәһәрнең төрле яшьтәге актив мөслимәләре җыелган «Чишмә» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте тәкъдим иткән.
Чараны Рауза ханым Мансеров ачты, ул Изге Коръән аятьләрен укыды. Аннары Саратовның «Шәех-Сәид» мәдрәсәсе укытучысы Рәшидә ханым Айткәримова Рамазан аеның кыйммәтләре һәм изге айны файдалы уздыру турында искәртте. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Саратов шәһәре Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе укытучысы Әлфия Кармиева тематик викторина әзерләгән. Викторинада актив катнашучылар бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз