Мөселман киемнәре дизайнерлары арасындагы конкурс июньдә узачак

Бәйге кысаларында дизайн проблемаларына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция дә үткәрелә
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Июньдә Казанда мөселман киемнәре дизайнерлары арасында “Islamic clothes” дип исемләнгән халыкара бәйге узачак. Конкурс март аенда узарга тиеш булган булса да, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина белдерүенчә, катнашырга теләүчеләрнең барысы да коллекцияләрен ул вакытка өлгертеп җиткерә алмаган. Чөнки бәйгедә Казаннан гына 35 гариза кабул ителгән. Исемлектә шулай ук Уфа, Мәскәү, Пермь, Тольятти, Санкт-Петербург, Екатеринбург төбәкләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Мисыр кебек чит илләр дизайнерлары да бар, дип белдерә Ислам РФ сайты.
Югары һәм урта махсус уку йортлары, профессиональ дизайнерлар, Ауропа, Азия һәм Африка илләре кече предприятиеләренә үзара хезмәттәшлек шартлары булдыру, гомуми мәдәни пространствоны формалаштыру, иҗади багланышларны үстерү һәм ныгыту, мода индустриясе юнәлешендә яшь белгечләрнең профессиональ осталыкларын үстерүдә идеяләр алмашу, тәҗрибә уртаклашу; шулай ук яшьләрне һәм җәмәгатьчелекне Ислам мәдәниятенә җәлеп итү, мөселман модасындагы яңа тенденцияләрне, заманча идеяләрне өйрәнү — әлеге бәйгенең төп максаты булып тора.
“Islamic clothes” бәйгесе “Профессиональ дизайнер” һәм “Профессиональ булмаган дизайнер” дигән ике төп номинациядә узачак. Конкурста катнашучы рәссам-дизайнерларга мөмкинлекләрен, талантларын мода өлкәсендәге белгечләргә, югары уку йортлары укытучыларына күрсәтү, шулай ук текстиль һәм тегү сәнәгате алдынгы белгечләре белән очрашу мөмкинлеге бирелә.