Төмән өлкәсендәге татар авылында табылган борынгы яһүд догалыгын синагогага биргәннәр

Өлкәдәге күп кенә башка татар авыллары кебек, узган гасырның утызынчы елларына кадәр тулы изоляциядә булган Янтык авылында янган йорт урынында тукымага төрелгән борынгы китап тапканнар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән синагогасы раввины Игорь Варкинга Төмән шәһәреннән 45 километр ераклыктагы татар авылы – Янтыкта янган йорт урынында берничә ел элек табылган борынгы яһүд догалыгын тапшырган.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте Төмән мөселманнары сайтына сылтама белән хәбәр иткәнчә, борынгы догалыкны авылда яшәүчеләр тапкан. Тукымага төрелгән китапны мәктәп музеена тапшырган булганнар.

Төмән синагогасы раввины Игорь Варкин, кызыклы экспонат турында белеп, музей җитәкчелегенә әлеге ядкарьне яһүдләр җәмгыятенә тапшыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Аны Төмән мөселманнары башлыгы Зиннәт хәзрәт Садыйков та хуплаган.

Янтык авылы халкы ике авраам традицияләре лидерларының фикере белән килешкән һәм китапны Диния нәзарәтенә тапшырган, шуннан ул Төмән синагогасына күчкән һәм башка ядкарьләр арасында лаеклы урын алган.

Раввин Игорь Варкин сүзләренчә, догалык XX йөз башындагы басмага охшаган. Ул заманда Вильно һәм Варшава шәһәрләрендә мондый дини әдәбият күпләп нәшер ителгән, шунлыктан әлеге китапның Янтык авылына килеп эләгүе табышмак булып кала. Янтык, өлкәдәге күп кенә башка татар авыллары кебек, узган гасырның 30нчы елларына кадәр тулы изоляциядә була.

Мөфти һәм раввин кызыклы табылдыкның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә килде. Мөфти очрашуда билгеләп үткәнчә, әлеге табылдык мөселманнарның толерантлыгына дәлил булып тора, диелә хәбәрдә.