Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестивале финалы узачак

Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару, әдәби мирас үрнәкләрен башкару, татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку керә.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 28 мартта Россия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалы уза.

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Манси, Тубыл, Мари-Эл, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 гариза килгән иде. Финалга 34 солист һәм 12 иҗат төркеме чыкты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Казаннан читтә яшәүчеләр бәйгенең финал өлешендә онлайн форматта катнаша. Казанның иҗат коллективлары 28 мартта Россия ислам институтына чакырыла.

Бәйге барышы тулысынча Россия ислам институтының Ютуб каналы аша турыдан-туры күрсәтелә. Фестивальнең финал өлеше, фильм рәвешендә Интернет челтәрендә урнаштырыла. Бәйге нәтиҗәләре Россия ислам институтыБөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Болгар ислам академиясе сайтларында урнаштырылып игълан ителә.

Бишенче «Илаһи моң» фестивале Идел Болгарстанында Исламны кабул итүгә 1100 еллык юбилеена әзерлек чарасы буларак үткәрелә. Фестиваль-бәйгенең максаты: татар халкының рухи традицияләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау, яшь һәм өлкән буынның бер-берсен рухи баету аша мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын булдыру.

Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкару («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ. б.), татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку керә.