Чиләбе өлкәсе губернаторы Яңа Мөслим бистәсе халкына мәчет төзергә ышандырган

Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин үзенең Яңа Мөслим бистәсенә визиты вакытында әлеге авыл халкына мәчет төзергә ышандырган
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин үзенең Яңа Мөслим бистәсенә визиты вакытында әлеге авыл халкына мәчет төзергә ышандырган. «Медiазавод» порталы хәбәр итүенчә, бу көннәрдә губернатор радиациядән зыян күргән Мөслим авылы халкын күчерү өчен төзелгән Яңа Мөслим бистәсендә булган. Бу авыл «Маяк» җитештерү берләшмәсенең радиация калдыклары агызылган Теча елгасы аркасында танылу алган иде.
Визиты вакытында Петр Сумин бөтен бистәне әйләнеп чыккач, яңа торак кварталны да караган. Яңа йортларның берсендә Мөслим авылы имамы Хәерислам Сәлахов та яши икән һәм ул очрашу вакытында губернатордан мәчет төзүдә ярдәм күрсәтүен сораган. «Бистәне күтәрдек, мәчетегез дә булыр!» - дип шунда ук җавап биргән төбәк җитәкчесе. Петр Суминның Яңа Мөслим бистәсенә визиты алдыннан Хәерислам Сәлаховның Россия президенты Дмитрий Медведевка ачык хаты да билгеле була. Имам үз хатында «Маяк» химия комбинаты һәлакәтеннән зыян күргән кешеләргә соңгы елларда гына игътибар бирелә башлавы, әмма илдәге катлаулы кризис вакыйгасы белән әлеге матур башлангычның тагын туктавы бар, дип борчылып язган булган, дип белдерелә хәбәрдә.