news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Рязань өлкәсендә предприятиедә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты

«Без бу коточкыч фаҗигада һәлак булганнарның гаилә әгъзаларының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм дога кылып бу авыр сынауда фаҗига корбаннары гаиләләренә сабырлык һәм ныклык бирүне телибез», - ди мөфти.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Рязань өлкәсендә урнашкан предприятиедә янгында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин кайгы уртаклашу сүзләрен юллаган.

Россия Мөфтиләр шурасы сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Рязань өлкәсе предприятиесендә шартлау вакытында кешеләрнең фаҗигале үлеме уңаеннан тирән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм.

Без бу коточкыч фаҗигада һәлак булганнарның гаилә әгъзаларының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм дога кылып бу авыр сынауда фаҗига корбаннары гаиләләренә сабырлык һәм ныклык бирүне телибез.

Аллаһы Тәгаләдән зыян күргәннәргә тиз арада сәламәтләнүне, ә һәлак булганнарның урыннары оҗмахта булуын телибез», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100