(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яңа гасыр” телеканалында чыгучы “Татарлар” тапшыруында кунакта булды. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Илдар Кыямовка хәзрәт шушы көннәрдә дөньяга чыккан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы һәм Татарстан мөфтияте эшчәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әңгәмәнең беренче минутларыннан сүз Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе хакында барды. Камил хәзрәт бу җитди хезмәтнең Мәскәүдә тәкъдим итү чарасында бик җылы һәм хуплап кабул ителүен сөйләде.
"Безнең бу хезмәткә читтән карашны ишетәсебезе килде, шуңа аны Россия башкаласында тәкъдим итәргә булдык, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Тәфсир темасын мөфти: "Иң камил китап - бары Коръән генә. Безнең хезмәт тә камил түгел, хаталары булырга мөмкин, шуңа сезне аны безнең белән бергә камилләштерергә чакырам", - дип төгәлләде.
Камил хәзрәт тапшыру кысаларында яшьләр сәясәте турында да сөйләп китте. Аның актив тормышка ашырылуын 1000 кешек волонтер хәрәкәте, мөселманнар өчен төрле форумнар, спорт ярышлары, ислам турында лекторийлар, яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгытучы «I’MAN» һәм «Яшь килен» проектлары һәм башка башлангычлар дәлилли.
Нәзарәтнең тагын бер мөһим проекты - «Даруль ифта» call-үзәге дә тапшыруда игътибарсыз калмады. Рамазан аенда эшли башлаган бу телефон хезмәте әлегә Россиядә беренче федераль һәм түләүсез мөселман call-үзәге булып кала бирә. “Илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта Төньяк Кавказдан да дини сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорауларга төрле телләрдә Шәригать белгечләре җавап бирә”, - дип белдерде Камил хәзрәт.
Тапшыруда шулай ук Нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеге һәм татар телен укыту программалары хакында да сүз кузгатылды. “Татарларның” мөфти хәзрәт катнашындагы чыгарылышы Мәүлид көне уңаеннан 8 ноябрь көнендә көтелә.
| Определить язык Азербайджанский Албанский Амхарский Английский Арабский Армянский Африкаанс Баскский Белорусский Бенгальский Бирманский Болгарский Боснийский Валлийский Венгерский Вьетнамский Гавайский Гаитянский Галисийский Голландский Греческий Грузинский Гуджарати Датский Зулу Иврит Игбо Идиш Индонезийский Ирландский Исландский Испанский Итальянский Йоруба Казахский Каннада Каталанский Киргизский Китайский Трад Китайский Упр Корейский Корсиканский Курманджи Кхмерский Кхоса Лаосский Латинский Латышский Литовский Люксембургский Македонский Малагасийский Малайский Малаялам Мальтийский Маори Маратхи Монгольский Немецкий Непальский Норвежский Панджаби Персидский Польский Португальский Пушту Румынский Русский Самоанский Себуанский Сербский Сесото Сингальский Синдхи Словацкий Словенский Сомалийский Суахили Сунданский Таджикский Тайский Тамильский Телугу Турецкий Узбекский Украинский Урду Филиппинский Финский Французский Фризский Хауса Хинди Хмонг Хорватский Чева Чешский Шведский Шона Шотландский (гэльский) Эсперанто Эстонский Яванский Японский | | Азербайджанский Албанский Амхарский Английский Арабский Армянский Африкаанс Баскский Белорусский Бенгальский Бирманский Болгарский Боснийский Валлийский Венгерский Вьетнамский Гавайский Гаитянский Галисийский Голландский Греческий Грузинский Гуджарати Датский Зулу Иврит Игбо Идиш Индонезийский Ирландский Исландский Испанский Итальянский Йоруба Казахский Каннада Каталанский Киргизский Китайский Трад Китайский Упр Корейский Корсиканский Курманджи Кхмерский Кхоса Лаосский Латинский Латышский Литовский Люксембургский Македонский Малагасийский Малайский Малаялам Мальтийский Маори Маратхи Монгольский Немецкий Непальский Норвежский Панджаби Персидский Польский Португальский Пушту Румынский Русский Самоанский Себуанский Сербский Сесото Сингальский Синдхи Словацкий Словенский Сомалийский Суахили Сунданский Таджикский Тайский Тамильский Телугу Турецкий Узбекский Украинский Урду Филиппинский Финский Французский Фризский Хауса Хинди Хмонг Хорватский Чева Чешский Шведский Шона Шотландский (гэльский) Эсперанто Эстонский Яванский Японский | | | | | |
Звуковая функция ограничена 200 символами