Хаҗга барырга теләүчеләрнең гариза бирү өчен берничә көне калды

27 октябрь - “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша хаҗ кылырга теләүчеләрдән документлар кабул итүнең соңгы көне
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрь - “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша хаҗ кылырга теләүчеләрдән документлар кабул итүнең соңгы көне.
Соңгы атнада хаҗ үзәгенең хаҗилар белән эшләү бүлеге 150 кешедән документ кабул иткән. Быел Изге урыннарга барырга теләүчеләр саны арта, дип хәбәр итә “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгенең матбугат хезмәте.
Бер көндә хаҗ үзәгендә документларын теркәүчеләрнең уртача саны 20–25 кеше тәшкил итә.