news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла хәзрәт: Челтәрле бизнеста алдап сатучыларга гөнаһ була

«Туган авылым» мәчете имамы сүзләренчә, челтәрле бизнеста сатучылар кулланучылар фикерен ишетә белергә тиеш.

Нурулла хәзрәт: Челтәрле бизнеста алдап сатучыларга гөнаһ була

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин челтәрле бизнеста кешеләрне алдап сатучыларга гөнаһ булуын әйтте.

«Алдап сатучы алдаганын белсә, гөнаһны үз өстенә ала. Кешегә файда китерер өчен түгел, ә акча эшләү өчен икән — дөрес әйбер түгел бу. Әгәр кеше товарның файдасы булмаганын белми сатса, гөнаһ булмый. Монда белгәнме-белмәгәнме, шуннан тора», — диде ул «Интертат»ка биргән интервьюда.

Имам-хатыйб сүзләренчә, сатучыларга кулланучылар фикеренә колак салырга кирәк. «Сатып алучыларның фикерен ишетергә кирәк. Аларга файдасы күбрәк булганмы, зыянымы? Шуңа игътибар итәргә тиешләр», — диде ул.

Элегрәк Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска дигән фикерен язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100