Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Мәскәүдә «Галимҗан Баруди укулары» ислам диненә багышланган
Башкалада «Галимҗан Баруди укулары» XIII Халыкара фәнни-практик конференциясе узачак.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 23-25 сентябрьдә Мәскәүдә «Галимҗан Баруди укулары» XIII Халыкара фәнни-практик конференциясе узачак. Ул «Сөннәт интерпретациясе проблемасы: Ислам дине тәгълиматларына якын килү төрлелеге» темасына багышланган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды һәм БДБ илләре мөселманнарының Диния нәзарәте башлыклары ярдәмендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге оештыра.
Конференциядә дин белгечләре һәм хәдисләрне өйрәнү буенча белгечләр — ислам галимнәре традицияләрен яки ислам динен өйрәнү вәкилләре, дин эшлеклеләре һәм дини әдәбият профессиональ тәрҗемәчеләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз