«Хозур» нәшрияты Казанда татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте

«Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивалендә күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").  Казанда V «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивалендә иң бай күргәзмәләрнең берсен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тәкъдим итте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте тәкъдим итте.

Бу юлы фестивальнең тематикасы милли киемнәргә багышланды һәм анда катнашучыларга Татарстан халыкларының традицион киемнәрен белән танышу мөмкинлеге бирелде.

«Хозур» нәшрият йорты күргәзмәсендә татар-мөселманнарның кием-салым үрнәкләрен: Ислам кануннарына туры килә торган күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды. Экспонатлар Казанның «Эбиволь» милли кием салоны тарафыннан тәкъдим ителде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты стендында соңгы вакытта дөнья күргән басмалар һәм татар, гарәп һәм рус телләрендәге иң популяр китаплар, шулай ук шамаилләр һәм «Хозур» фирма кибетенең башка продукциясе тәкъдим ителде.

Нәзарәт мәйданчыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та танышты.