Симферопольдә кырымтатар яшьләренең корылтае ачылды

Симферопольдә кырымтатар яшьләренең корылтае ачылды
(Симферополь, 22 сентябрь, Татар-информ», Диләвәр Османов). Бүген Симферопольнең Кырымтатар милли театрында кырымтатар яшьләренең корылтае ачылды. Корылтайда катнашучы яшьләр тарих, әдәбият, тел, икътисад һәм хокук буенча секцияләргә бүленеп эшләячәк. Корылтайның төп темасы булып бүгенге көн шартларында кырымтатар яшьләренең хәле һәм яшьләрнең кырымтатар халкының киләчәк тормышындагы роле тора.