Рүзәл Мөхәммәтшин: Кемдер Алласына да, хәтта Путинына да ышанмый

Сәнгатькярне соңгы юлга кул чабып озату – бик матур һәм дулкынландыргыч традиция, дип саный шагыйрь.
(Казан, 22 август,”Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ничек яшәргә һәм  ничек җир куенына тапшырылырга теләвен һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белдерде.
 
Уфаның “Ислах” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм Ислам динендә үлгән кешене алкышлап озату дигән нәрсә бөтенләй юк, дип белдергән иде. 
Популяр шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әлеге күренешкә үз мөнәсәбәтен әйтте. 
 
“Без бик кытыршы җәмгыятьтә яшибез, - ди Рүзәл Мөхәммәтшин. -  Кемдер Алласына да, мулласына да, хәтта Путинына да ышанмый... Кемдер ышана. Йә берәрсенә генә, йә барысына да берьюлы. Мондый вакытта теге яисә бу мәсьәлә буенча фикерләр каршылыгы туу – табигый. Ләкин ничек яшәргә һәм  ничек җир куенына тапшырылырга теләвен, минемчә, һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Тукай, мәсәлән, җәсәден туфракка тапшырганда “Васыятем” шигыре укылуын сорый. Һәм аның васыятен үтиләр. Рәссам Дали үзенең кабере өстеннән кешеләр узып йөрүен тели. Аның теләге дә үтәлә: җансыз тәнен Фигерас шәһәрендәге музейның идәненә урнаштыралар. Артистларга килгәндә, алар гомер буе сәхнәгә хезмәт итә, гомер буе алкышларга күмелеп яши һәм шуннан рухи ләззәт таба. Өлкән иҗатташларын бакыйлыкка озаткан чакта алар бу процессның ничек үтәлүен яхшы күрә, белә һәм эчтән генә үзләре дә нәкъ шундый рәвештә мәңгелеккә озатылачагына ышана. Мәрхүмнең башка васыяте булмаса, сәнгатькярне соңгы юлга кул чабып озату – бик матур һәм дулкынландыргыч традиция, минемчә”.
 
Исегезгә төшереп узабыз, intertat.ru электрон газетасы “Мәетне алкышлау дөрес гамәлме?” дип исемләнгән язма әзерләде. Биредә төрле милләттәшләребезнең фикерләре белән танышырга мөмкин.