Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте гамәлгә куелды

Бу карар Симферопольда мөселманнар съездында кабул ителде

  (Казан, 22 август, «Татар-информ»). Кырымда мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте – Таврия мөфтияте гамәлгә куелды, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Бу карар Симферопольда мөселманнар съездында кабул ителде. Анда ярымутрауның төрле районыннан 100 делегат катнашты.

Мөфти итеп Руслан Сәетвәлиев сайланган, нәзарәт рәисе – Әнвәр Әхмәтов. Тарихи мөфтиятне гамәлгә куюда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдинов ярдәм иткән.

Кырым территориясендә Таврия мөфтияте 200 елдан артык гамәлдә булган.