Татарстан нәзарәтенә Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов килде

Алар гаетне уздыруның быелгы үзенчәлекләре, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек, Россиядә ислам мәгарифе һәм өммәт язмышы хакында сөйләште.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Зөлхиҗҗә аеның 11нче көнендә (21 июльдә) Татарстан Диния нәзарәтенә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде.

Аларны биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Татарстан башкаласына алар православ соборының ачылыш тантанасында катнашу өчен килгән, әмма гает көннәрендә мөфтиятне дә күреп китәргә булганнар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфтиләрнең очрашуы бик җылы, дустанә мохиттә узды. Иң беренче чиратта хәзрәтләр мөфти Тәлгать хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды. Алар гаетне уздыруның быелгы үзенчәлекләре, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек, Россиядә ислам мәгарифе һәм өммәт язмышы хакында сөйләште.

Камил хәзрәт аларны шулай ук Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары һәм әһәмиятле үсеш юнәлешләре белән таныштырды, Татарстанда Корбан гаетенең беренчел нәтиҗәләре турында әйтте.