Түбән Новгород өлкәсендә җәйге дини мәктәпләр эшли башлаган

Өлкәнең унбиштән артык авылында Ислам дине нигезләренә өйрәтәләр.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә җәйге ислам дине мәктәпләре эшли башлаган. Бу хакта җирле мөселманнар Диния нәзарәте хәбәр итә.  Дин дәресләренә йөрүчеләр саны ел саен артуы күзәтелә. Өлкәнең һәр авылында да диярлек, Ислам нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр бирелә. "Якшәмбе мәктәпләрендә дин дәресләре апрель аенда ук тәмамланды. Әмма сез балаларның тагын да тирәнрәк белем алырга омтылуын күрегез. Укытучыларның да ял вакытларында балаларга һәм өлкәннәргә белем бирергә әзер икәнлегенә игътибар итегез. Мин алар белән горурланам", - ди өлкә мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров.  Хәзергә өлкәнең 15 тән артык авылында Ислам дине дәресләре укытыла.