news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимәләр өчен илкүләм Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

Җиде көнлек форум «Өммәтебез аналары» темасына багышлана.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»).  10-17 июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен уникенче Мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум «Өммәтебез аналары» темасына багышлана.

Кызларга Пәйгамбәрнең гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, мөселман хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар. 

Татарстан Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, форум проекты кысаларында кызыклы, мавыктыргыч программа каралган. Анда күңел ачу һәм спорт чаралары, фикерләү сәләте һәм китап уку клубы, фотосессия, экскурсия, кино залы һәм башка чаралар була. 

Катнашу өчен 18дән алып 30 яшькә кадәрге мөслимәләр чакырыла. Форум Казан янындагы ял базасында үткәрелә.

Язылу өчен Инстаграмда @fmm_kazan аккаунтындагы сылтама буенча керергә кирәк. Оештыру эшләре өчен түләү бәясе 2000 сум тәшкил итә.

Теркәлү 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 237-86-18.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100