news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Корбан бәйрәме онлайн үткәреләчәк

Быел Корбан гаете 20 июльдә башлана.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Корбан гаете бәйрәме онлайн узачак. Мәскәү өлкәсендә чикләүләр әлегә кертелмәде, әмма бәйрәм якынлашкач төгәл карар кабул итәчәкләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Быел Корбан гаете 20 июльдә башлана.

«Без инде озак вакыт пандемия режимында торабыз. 2019-2020 елларда Корбан һәм Ураза гаете онлайн-режимда узды. Без ихлас күңелдән якынлашып килүче Корбан гаете традиция буенча узачак, дин тотучылар бергә бәйрәм намазы укыячак, дип өметләнгән идек. Әмма Мәскәүдәге агымдагы вәзгыять безгә бу юлы да бәйрәм гыйбадәтен онлайн-трансляцияләүне генә башкарырга туры киләчәге турында искәртә», — дип сөйләде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов.

Ул башкаладагы күмәк чараларның күптән түгел гамәлдән чыгарылуына, катырак чаралар кертелүгә, кешеләрне вакцинацияләргә өндәүгә игътибар итте. Аның сүзләренчә, пандемиягә кадәр мәчетләрдә бәйрәм намазына уннарча мең кеше җыелган.

«Бәйрәмнәрдә Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 100 меңнән артык кеше килә иде. Кешеләр мәчеттәге барлык бушлыкны тутыра, янәшәдәге урамнарга тезелә иде. Мондый шартларда, һичшиксез, вируска каршы чараларны үтәү мөмкин түгел. Шуңа күрә Корбан гаетендә мәчетләргә керү тыелган, мәчетләрдә догалар имамнар һәм хезмәткәрләр катнашында гына уза», — дип аңлатты мөфти.

Калган вакытта мәчетләр штатлы режимында эшли, диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле. «Дин тотучылар мәчетләргә керә ала, намазлар санитария чараларын үтәп уздырыла — дистанция, битлек, керү урынында куллар дезинфекцияләнә», — дип ачыклык кертте ул.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов сөйләвенчә, Мәскәү өлкәсендә Корбан бәйрәменә чикләүләр әлегә әйтелмәгән, әмма төгәл карарны бәйрәмгә якынрак кабул итәчәкләр.

«Корбан гаете турында сөйләргә иртәрәк әле, алда бер ай чамасы вакыт бар. Хәзер вакцинация бара, һәм бәйрәм якынлашкач эпидемия вазгыяте ачыкланачак. Без карарны Роспотребнадзор һәм төбәк хакимияте белән берлектә кабул итәчәкбез. Әлегә без Мәскәү өлкәсендә барлык санитар нормаларны исәпкә алып башкарабыз. Әлегә бездә ниндидер гамәлдән чыгару юк», — диде Аббясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100