news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир җиңүчеләре ачыкланды

Турнирда җиңгән команда 27 июньдә Арчада узачак мини-футбол буенча республика турнирында катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир җиңүчеләре ачыкланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Габдрахман авылының футбол кырында беренче тапкыр Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ярышларда Әлмәт районы мәчетләренә йөрүче 12 команда катнашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнирның максаты мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, дип билгеләп үтте Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин.

Турнирда Әлмәт шәһәренең беренче мәхәллә командасы җиңде, икенче урынны Урсалы мәчете командасы, өченче урынны Колшәрип авылы мәчете командасы яулады. Призерларны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр, ә турнирда җиңгән команда 27 июньдә Арчада узачак мини-футбол буенча республика турнирында катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, җиңүчеләрне котлап, турнирда катнашкан барлык спортчыларга да матур уен һәм ярышлар вакытында дустанә мохит булдырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир ел саен Әлмәт районында үткәреләчәк.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар җәмәгать белән өйлә намазын укыды, вәгазь тыңлады һәм табигатьтә бәйрәм өстәле артында дустанә аралашуны дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100