news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның «Хаҗилар» мәчетендә балалар өчен җәйге дини курслар тәмамланды

Сабыйларны Коръән укырга, гәрәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәттеләр.

Буаның «Хаҗилар» мәчетендә балалар өчен җәйге дини курслар тәмамланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Буа шәһәренең «Хаҗилар» мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә балалар өчен җәйге дини курслар узды. Буа мөгаллиме Ильяз хәзрәт Сабиров белән «Мөхәммәдия» шәкерте Мөхәммәд Гайнуллин сабыйларны Коръән укырга, гәрәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәтте.

Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады. Нәни шәкертләр көн саен Гөлсинә ханым Сөләйманова белән Фидания ханым Хөсәинова тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык белән тәэмин ителде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар ахырында Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләргә дин турында лекция сөйләп, мәчеттә укылган хәрефләрне онытмаска өндәде.

Мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов мул табын артында балаларны, мәхәллә халкын сыйлады. Шәкертләргә мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратылды.

Ата-аналар шушы дини курсны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100