Саратов өлкәсендә «Рамазан остаханәсе» эшли башлады

Бер ай дәвамында шимбә көннәрендә малайлар һәм кызлар үз куллары белән сувенирлар ясаячак.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Балаково шәһәре Җәмигъ мәчетендә «Рамазан остаханәсе» эшли башлаган, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.Балалар иҗат мәйданчыгы оештыру башлангычы белән «Фирдәвес» җирле хатын-кызлар оешмасы чыккан.Бер ай дәвамында шимбә көннәрендә малайлар һәм кызлар үз куллары белән вак-төяк әйберләр һәм сувенирлар ясаячак. Очрашу ахырында малайлар һәм кызларга өй эше бирелә, ә сувенирларны якыннарына бүләк итәләр.Беренче мастер-класста нәни мөселманнар әти-әниләре белән бергә Рамазан календаре эшләгән.«Фирдәвес» җирле хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Айшә Тумарова хәбәр иткәнчә, иҗади мәйданчык изге Рамазан аена багышланган. «Биредә балалар иҗади мөмкинлекләрен үстерү белән бергә, уен формасында изге ай хакында күп кенә яңа әйберләр белә», - дип әйткән ул.