Казанда Халыкара хатын-кызлар клубының ахыргы утырышы узды

Ул “Хатын-кыз һәм дин, толерантлык” дип аталган темага багышланган иде.
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Халыкара хатын-кызлар клубының ахыргы утырышы булып узды. Ул “Хатын-кыз һәм дин, толерантлык” дип аталган темага багышланган иде. Билгеле булганча, Татарстан дөньяга бөтен традицион диннәргә карата үзенең толерантлыгы белән танылган төбәк булып санала.

Әлеге чара шуның белән үзенчәлекле: ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, төрле министрлыклар, вузлар, “Элемтә” бизнес-мәктәбе белән берлектә оештырылган утырышта мөселман, православ, католик, иудей, лютеран чиркәүләре вәкилләре, Германия, Кытай, Корея, Ираннан килгән туташ һәм ханымнар катнашты. Сүз нигездә хатын-кызның диндәге роле, аның белем алу, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүе турында барды. Бу нисбәттән һәр конфессия вәкиле үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстанның баш раввинының хәләл җефете Анна Горелик, аерым алганда, Казанда яһүд диаспорасы тарафыннан башкарыла торган социаль проектлар һәм балаларга белем бирү эшләре белән таныштырды. “Яһүд хатын-кызы өчен гаилә – беренче урында”, - диде Анна Исааковна. Алар, һәр конфессия вәкилләренә хас буларак, күпбалалы гаиләләрне кирәк-ярак белән тәэмин итү, мәктәпкә әзерләү, дәвалау белән шөгыльләнә. Якшәмбе мәктәбендә балалар еврей мәдәниятын үзләштерә. Ханымнар гаилә клублары оештыра, балалары белән лагерьларда ял итә, бу исә гаиләләрнең ныгуына сәбәп, дип санала.

Ә Казандагы православие дине әһелләрен хатын-кызларга дини белем бирү мәсьәләсе борчый. Монахиня Ольга сүзләренчә, инкыйлабка кадәр Казанда мондый рухтагы берничә уку йорты булса, хәзер Мәскәүгә барып гыйлем эстәргә туры килә. Монахиня Ольга үзе Мәскәүдә Дини тәгълимат университетын тәмамлаган. Аның сүзләренчә, православие дине әһелләре (ир-аталар) хатын-кызның белем алуын яратып бетермәсә дә, тормыш иптәше итеп укыган кешене күрәсе килә. “Казанда хатын-кызлар өчен Духовная семинарияләрне торгызырга кирәк”, - ди ул.

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, барлык конфессияләрнең дә бурычы – балалар тәрбияләү. Билгеле булганча, Мөслимәләр берлеге бу уңайдан хәйриячелек белән шөгыльләнә, хатын-кызларга хокукый ярдәм күрсәтә, балаларга кече яшьтән дини белем бирү эшен алып бара. Мөслимәләргә башкаланың бала тудыру йортлары белән шәригать кануннарына туры килгән медицина ярдәмен күрсәтү турында килешүләр төзи. Шулай ук мөселман хатын-кызлары берлеге ялгызакларга гаилә төзү һәм таркалу дәрәҗәсенә җиткән гаиләләрне саклап калу буенча ярдәм күрсәтә.

Халыкара хатын-кызлар клубы утырышы концерт белән тәмамланды.