news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районында ике йөз кешелек ифтар үткәрделәр

30 апрельдә Ульяновск өлкәсе ифтары узачак.

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районында ике йөз кешелек ифтар үткәрделәр
http://emetul73.ru.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының «Мир» социаль мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә район ифтары үткәрелде. Мәҗлескә һәр татар авылыннан һәм Чардаклының үзеннән егермешәр кеше кунак булып килде. 200 кешегә исәпләнгән залда бер генә буш урын да калмаган иде.

Мөселманнарны район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, мөфти Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, һәр татар авылының имам-хатыйблары сәламләде. Бу турыда «Өмет» газетасы ххәбәр итә.

Күркәм мәҗлес «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәтнең Коръәни-Кәримнән сүрәләр укуы белән башланды. Аннары милләттәшләребезне район хакимияте җитәкчесе Юрий Нестеров сәламләде.

Ул мөселманнарны Рамазан ае белән котлап, әлеге чараны традициягә кертергә, барча халыклар белән дус-тату булырга, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча, өлкәннәрне хөрмәт итеп, үз туган телебезне, мәдәниятебезне һәм динебезне саклап яшәргә чакырды.

Ә Илдар хаҗи үзенең чыгышында: «Изге һәм игелекле гамәлләрне күбрәк кылыйк, сәдакалар бирик, зәкятебезне тапшырырга онытмыйк, хәлебездән килсә, ифтар мәҗлесләре үткәрик, Коръәни-Кәримне укыйк һәм шул рәвешле бу айда әҗер-савап җыярга тырышыйк», — диде.

Ул 30 апрельдә Ульяновск өлкәсе ифтары турында да хәбәр итте.

Азан әйткәннән соң, ифтарда катнашучылар авыз ачып, намаз укыды. Мәҗлес волонтерлар тырышлыгы белән әзерләнгән өстәл артында сыйлану һәм дога кылу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100