news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсенең Калининск шәһәре мөселманнары мәчет тирәсен җыештырды

Мәчеткә йөрүче бер ир-ат асфальт ватыгы сатып алган, шулай ук автогрейдер һәм каток хезмәтләре өчен түләгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Калининск шәһәре мөселманнары Рамазан аенда өмәгә чыкты.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 17 апрель көнне алар шәһәр мәчетенең әйләнә-тирәсен тәртипкә китерде. Мөселманнар тырышлыгы белән өмә зур чарага әверелде. Мәчеткә йөрүче бер мөселман асфальт ватыгы сатып алган, шулай ук автогрейдер һәм каток хезмәтләренә түләгән.

Өмә барышында мәчет каршындагы территорияне тигезләделәр һәм гыйбадәтханәгә илтә торган ике юлны тәртипкә китерделәр.

«Мәчеткә кадәр асфальт юл килмәгәнлектән, без моңа бик тә мохтаҗ идек. Яңгырлы көннәрдә мәчет янында машина кую җиңел түгел иде. Мөселманнар Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтыла һәм мөмкинлек булу белән изге гамәлләр кылырга тырыша», — дип искәртте Калининск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100