news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онлайн-мәдрәсә «шәкерт»ләре аеруча ислам тарихы, тәҗвид һәм тәфсир белән кызыксына

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен ким дигәндә 1000 «шәкерт» Ислам дине нигезләрен үзләштерә.

Онлайн-мәдрәсә «шәкерт»ләре аеруча ислам тарихы, тәҗвид һәм тәфсир белән кызыксына

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга өч айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 36 меңгә җитте. Шуларның 302-се, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды. 

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен ким дигәндә 1000 «шәкерт» Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 18% — 25-34 яшьтә, 15% — 35-44 яшьтә, 42% — 55 яшьтән өлкәнрәк.

Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга теләк белдерүчеләрнең күпчелеге — татарстанлылар (18 298 кеше). Татарстаннан тыш, Башкортостан Республикасы (3213), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (2138), Ульяновск өлкәләрендә (406) яшәүче милләттәшләребезне атап була.

Россиядән кала, тагын Казахстан (591), Үзбәкстан (221), Төркия (106), Австралия (172), Кыргызстан (177), АКШ (89), Германия (71), Азәрбайҗан (42), Ирландия (17), Финляндия (12), Канада (21), Франция (11), Мисырда (10) теркәлү узучылар бар. Онлайн-мәдрәсәдә төбәкләрдән һәм чит илләрдән белем алучылар саны артканнан-арта. Укучыларның 73% сайтка смартфоннар аша керә.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта «Татарларда Ислам тарихы» (курсны 3600 кеше тыңлады), тәҗвид (2500 кеше), тәфсир (1900 кеше укыды) дәресләре кызыксындырган. Өч айдан бирле каралган дәресләр саны 55 203кә җиткән, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100