Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда әзерләнгән Коръән басмасын Беларусь президенты Мисыр башлыгына бүләк итте
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръән басмасы Россиядә беренчеләрдән булып халыкара стандартларга туры килә дип табылды.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Мисыр башлыгы Абдель Фәттах әс-Сисига Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләнгән Коръән китабын бүләк итте. Басма әлеге дәүләт сәфәре өчен Минскта макхсус бастырылган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Китап 19 февральдә Каһирәдә ике дәүләт башлыгының очрашу барышында тапшырылган.
Басманы электрон файллар рәвешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Беларусь мөфтиятенә — «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсенә» тапшырды. Бу вакыйга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең Минскка рәсми сәфәре вакытында булды.
Шул чакта, Казан басмасының электрон нөсхәләреннән тыш, Беларусь мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович Камил хәзрәт кулыннан белорус теленә тәрҗемә итү өчен «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабының да электрон файлларын да кабул итеп алган иде. Бүгенге көндә хезмәт белән «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» ндә махсус төзелгән комиссия эшли.
Эксклюзив кыйммәтле форматтан тыш, Казанның Коръән басмасын шулай ук 2020 ел ахырына кадәр массакүләм тираж белән дә бастырмакчы булалар. Бу эш типография этабына якынлашкан инде.
2017 елда Татарстан мөфтияте чыгарган Коръән Сириянең вакфлар министрлыгында тикшерүне уңышлы үтте һәм Россиядә тәүге тапкыр халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Алга таба 2019 елда Татарстан мөфтияте нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең дә уңай бәясен алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз