Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Динара Советы составына керде

Россия Динара советы 1998 елдан эшләп килә, ул православ, мөселман, яхүд, будда дини оешмаларының уртак җыелышында оештырылды

 (Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Кичә, 22 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Россия Динара советы Президиумы утырышында катнашты. Әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Динара советы составына керде, дип хәбәр ителә  Диния нәзарәтенең рәсми сайтында. 

Совет утырышында катнашучылар фикеренчә, Татарстанның дини институтлар белән дәүләт арасында, шулай ук төрле конфессияара диалог кору тәҗрибәсе үрнәк булып тора. ТР МДН күп еллар дәвамында динара татулыкны саклауга үз өлешен кертеп килә. Бу уңайдан берничә ел элек мәчетләргә йөрүче мөселман кардәшләребезнең, хәзрәтләрнең вандализм актларына бәйле рәвештә янган православие чиркәүләрен торгызуга ярдәм ниятеннән хәйрия акчалары җыюын искә төшерергә мөмкин. Татарстан мөселманнары православ дине әһелләренә килгән бәлагә битараф калмадылар. Шулай ук мөселман һәм православ яшьләренең бердәм хезмәттәшлегенә кагылышлы күп кенә көнүзәк мәсьәләләргә багышланган уртак чаралар уздырылып килә. Динара татулыкны саклау һәм төрле конфессия вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекне дәвам итү, диалог кору бүгенге көндә мөһим эшләрнең берсе булып тора.

Мәгълүм булганча, Россия Динара советы 1998 елдан эшләп килә, ул православ, мөселман, яхүд, будда дини оешмаларының уртак җыелышында оештырылды. Оешма рәисе – бөтен Россия һәм Мәскәү Патриархы Кирилл.

Совет Президиумына традицион дини оешмаларның җитәкчеләре керә: Мәскәү Патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Россия яхүдләре җәмгыяте федерациясе, Яхүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Россия традицион будда җәмгыяте.

Бүген Россия Динара советы Президиумы утырышында сүз дини шигарәләр астында экстремизмны тарату мәсьәләләре турында барды. Шулай ук динара диалог кору юллары каралды. Советның яңа сайты һәм динара эшләргә багышланган фәнни җыентык тәкъдим ителде.