Татарстан мөфтие балаларын татарчага репетитор ярдәмендә өйрәтә

Татар телен белү мәсьәләсе мине бик борчый һәм кызыксындыра, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Балаларымны татарча сөйләргә өйрәтер өчен репетитор ялладым”, – ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Татар телен белү мәсьәләсе мине бик борчый һәм кызыксындыра”, – диде мөфти. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә белдерде.