Төньяк Кавказда хак ислам пропагандасы 200дән артык мөселман гомерен өзде ─ Пшихачев

Кичә Мәскәүдә Россия Динара киңәшмә утырышы узды

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Сишәмбе көнне Мәскәүдә узган Россия Динара киңәшмә утырышында катнашучылар экстремизм һәм радикализмны кисәтү максатыннан дини наданлык белән көрәшергә чакырдылар, дип яза Интерфакс.

“Кызганычка каршы, бүген Төньяк Кавказның ике йөздән артык дин әһеле исламның кеше сөючәнлектә чагылган хак кыйммәтләрен пропагандалаган өчен гомерләре белән түләде”─ диде Киңәшмә утырышында Мәскәүдә Төньяк Кавказның Мөселманнар координация үзәгенең генераль вәкиле Шафигъ Пшихачев.

Әгәр Кавказ халкы дин лидерлары эшчәнлеге ярдәмендә экстремизм һәм радикализм пропагандасын кире какмаса, “без Төньяк Кавказ, Россиянең көньягында Сирия, Ливия, Ирактагы кебек күренешләргә тап булыр идек”, дип саный ул.

“Җәмгыятебезнең берникадәр өлеше экстремист идеяләр пропагандасын кабул итүе ─ хәбәрдарлык булмауның күңелсез нәтиҗәсе,  дини мәсьәләләрдә надан булуы”, ─ диде Мәскәү һәм бөтенрәсәй патриархы, социологлар белешмәләренә караганда, куркыныч астында зур шәһәрләрнең 15тән 21гә кадәр яшьтәге буын булуын ассызыклап.

Россия Динара киңәшмәсе 1998 елның декабрендә оеша. Аңа православия, ислам, яһүд һәм буддизм җәмгыяте лидер һәм вәкилләре керә.  Председателе ─ патриарх Кирилл.