Без балаларны дини билгеләр буенча бүлеп карарга тиеш түгел – Рөстәм хәзрәт Батров

Диннең асылына бары гаиләдә генә төшенергә мөмкин, ди ул.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Без балаларны дини билгеләр буенча бүлеп карарга тиеш түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров шундый фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә белдерде.

“Балалаларның дин нигезләрен өйрәнү, билгеле инде, бик яхшы. Әмма диннең асылына бары гаиләдә генә төшенергә мөмкин. Безнең республикада православие динен тотучылар өчен дә, мөселманнар өчен дә бик күп мөмкинлекләр тудырыла”, – диде Рөстәм Батров.

Аның фикеренчә, 1990 елларда Татарстан кыл өстеннән узган. “Монда да икенче Чечня булырга мөмкин иде. Бу юнәлештә уйланылмыйча башкарылган бер генә эш белән дә акрын шартлый торган мина куярга була”, – диде ул.