news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев һәм Тәлгать Таҗетдин Изге Болгар җыенына әзерлек турында сөйләште

Быел «Изге Болгар җыены»н 5 июньдә үткәререгә ниятлиләр.

Васил Шәйхразиев һәм Тәлгать Таҗетдин Изге Болгар җыенына әзерлек турында сөйләште
http://tatar-congress.org

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанга эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашып сөйләшкән.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, алар «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы һәм «Изге Болгар җыены»на әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Форумны 3-4 июньдә, «Изге Болгар җыены»н исә 5 июньдә үткәрү планлаштырыла.

Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Йосыф Якупов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100