news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мөселман яшьләре форумы көннәре бара

Форумда 120 кеше катнаша.

Татарстанда Мөселман яшьләре форумы көннәре бара
http://dumrt.ru/

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Болгарда егетләр өчен, Казанда кызлар өчен узучы Мөселман яшьләре форумында 120 катнашучы шушы көннәрдә «Нәфес һәм йөрәкнең рухи авырулары» темасына вәгазьләр тыңлый, остазлардан үгет-нәсыйхәтләр ала, хәрәкәтле уеннарда, квестта, төрле мастер-классларда катнаша.

Мисал өчен, кичә башкалабызның «Заречье» лагерена килеп, күренекле абыстай Мәрьям ханым Зәбирова гафләт турында сөйләде, кызлар исә үз чиратында командаларга бүленеп, намаз, ураза, Коръән укуга кагылышлы гафләткә мисаллар китереп чыгышлар ясады. Аннары Коръән укып, Коръәннең фазыйләтләре турында сөйләргә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Ландыш остаз Ибраһимова килде.

Коръән кичәсендә һәр катнашучыга истәлекле бүләк — «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы таратылды. Алар әлеге бүләк өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде. Бүген исә башта квест үткәрелде, аннары ачу һәм көнчелек турында сәхнәләштерелгән төрле күренешләр күрсәтеп, аны анализлап, көнчелектән арыну юллары хакында сөйләшү узды.

Егетләргә РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфи, танылган мөгаллим Зәкәрия хәзрәт Тимганов нәфес, үз-үзеңне контрольдә тоту, үз-үзеңә хисап бирү турында сөйләде. Урамда хәрәкәтле уеннар, квест үтте, нәфесне тәрбияләү күнегүләре башкарылды.

Укудан тыш, яшьләр өчен 3 ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап форматында аралаша ала. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100