Чирмешәндә мөнәҗәт әйтеп ярыштылар

Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды.

(Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешән мәчетендә беренче районкүләм мөнәҗәт укучылар бәйгесе узды. Иң матур, моңлы мөнәҗәт әйтүчеләрне хатын –кызлар арасыннан ачыкладылар.

Бәйгедә Иске Кади, Лашман, Кармыш, Чирмешән, Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авылларыннан 60 кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз төркемнәргә бүленеп ярыштылар.

Чирмешәннең “Ядкарь” төркемендәге хатын-кызлардан да моңлырак итеп мөнәҗәтләр башкаручы табылмады – алар беренче урында. Лашман һәм Бәркәтә авылларыннан килгән мөнәҗәтчеләр икенче урынны бүлештеләр. Кармыш һәм Иске Үтәмеш авыллары төркемнәре – өченче урында. Җиңүчеләргә Чирмешән мөхтәсибәтенең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чирмешәннән Рушания Шакирова һәм Бәркәтәдән Алсу Җамалиевалар, бәйгедә актив катнашканнары өчен, Рәхмәт хатына ия булдылар.