Түбән Новгород Диния нәзарәте өлкә мөселманнарын Ярминкә мәчете истәлегенә гыйбадәтханә төзүгә чакыра

Түбән Новгород Диния нәзарәте өлкә мөселманнарын Ярминкә мәчете истәлегенә гыйбадәтханә төзүгә чакыра

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте өлкә мөселманнарына Ярминкә мәчете истәлегенә Түбән Новгород шәһәренең Канавин районында мөселманнарны берләштерүче үзәк төзүгә финанс чаралары җыю буенча мөрәҗәгать итте.

Без өммәнең һәрбер вәкилен, гыйбадәтханәләр төзү аркылы мөселман җәмгыятен берләштерү, үстерү һәм ныгытуда ярдәм итәргә чакырабыз. Хәдистә «Әгәр кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Аллаһы шушы адәмгә җәннәттә йорт салачак», диелгән.

Ярминкә мәчете Түбән Новгородның Канавин районында тулы бер гасыр буена эшләп килгән. Аның бик уңайлы проекты бөтен дөньяга даны таралган ярминкә һәм, гомумән, шәһәр архитектура ансамбленең аерылгысыз бер өлеше булып торган. Диндәшләребез аның төзелеп бетүен зур түземсезлек белән көтеп алалар һәм яңа гыйбадәтханәдә кылынган беренче намаз, чын-чынлап, мөселманнар өчен зур бәйрәмгә әверелә.

Ярминкә мәчетендә бер гасыр дәвамында бөтен дөнья мөселман-сәүдәгәрләр күмәк намазлар укыганнар, ә аның тышкы ягында бер берсенә зур ихтирам һәм ышаныч белдереп үзара файдалы килешүләр төзегәннәр.

Ул гыйбадәтханәнең төп нигезенә кадәр җимерелеп бетүенә дә бик күп – бер гасыр диярлек вакыт үткән. Әлеге Идел буе мөселманнарын бөтен дөньяга сибелгән диндәшләре белән араларын якынайтып торган мәчет күптән инде шәһәр картасыннан да төшеп калган. Хәзер әлеге архитектура һәйкәленең исемен мәңгеләштерү вакыты җитте. Шуны да истән чыгармаска кирәктер: Ярминкә мәчете ул - безнең тарихның бер өлеше, дип хәбәр итә Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат бүлеге.

«Без күмәк көч белән Канавин районында мөселманнарны берләштерү, күмәк намаз һәм дини йолаларыбызны үтәү өчен яңа гыйбадәтханә төзергә тиешбез», - диелә мөрәҗәгатьтә.