Путин Тәлгать Таҗетдингә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

Мөфти билгеләп үткәнчә, рухилык һәм әхлак — дәүләт тормышының нигезе.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдингә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.«Без кулыбыздан килгәнчә, эшлибез һәм тырышабыз. Хәзер мөмкинлекләр зур, чөнки дәүләт Ватаныбызны рухи-әхлакый торгызуга зур ярдәм күрсәтә», — диде Тәлгать Таҗетдин.Мөфти билгеләп үткәнчә, рухилык һәм әхлак — дәүләт тормышының нигезе.Чыгышын төгәлләп, мөфти һәркемгә дә бәхет теләде, шулай ук һәркем Ватаныбызга лаеклы өлеш кертсен иде дигән теләкләрен җиткерде.Бүген Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Россия Президенты мәдәният, медицина, спорт һәм җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен алдынгы россиялеләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Россия Герое Дамир Йосыпов та бар иде.